Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Калтактагы традицион районара турнир быел да үткәрелде

Биредә Минзәлә һәм Актаныш районнарының яшь көрәшчеләре бил алышты

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Калтак мәктәбендә уздырылучы традицион көрәш ярышы быел да үткәрелде.

Фәнияр Гәрәев, физкультура укытучысы, танылган көрәшче һәм тренер:

Реклама

- Биредә Калтак, Татар Мөшегесе мәктәпләре, коррекцион интернат-мәктәп, гимназиянең яшь көрәшчеләре белән беррәттән Актаныш районының Пучы, Киров мәктәпләреннән килгән кунаклар да ярышты. 9 авырлык үлчәме категориясендә 35 көрәшче катнашты.

Нәтиҗәләргә килгәндә 20 килограмм авырлык үлчәмендә Роман Сәлимов (Калтак), 24 килограмм – Сәид Шәйхетдинов (Пучы), 28 килограмм – Рөстәм Хөснетдинов (Пучы), 32 килограмм – Герман Сәлимов (Калтак), 36 килограмм – Ильяс Шәмсиев (Пучы), 40 килограмм – Эмиль Секунов (Пучы), 45 килограмм – Кирилл Сәлимов (Калтак), 55 килограмм – Ильяс Заһриев (гимназия) ,55 килограммнан югарырак – Илназ Әхмәтов (Пучы) 1 урыннар яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев