Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Кама беконы" - "ел ачышы"

“Кама беконы” район экономикасына бер миллиард сум инвестиция кертеп, “Ел ачышы” номинациясендә җиңүче дип табылды.

Илдус ШАҺИЕВ, “Минзәлә-информ”

2020 елда районга иң зур инвестицияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә кертелде.

Район кошчылары Тукай, Мөслим районнарындагы кош ите җитештерүчеләрне кооперативка берләштереп, Наратлы Кичү авылында кош чалу цехы төзи башлады. Бу проектка гына да инвестиция күләме 67 миллион сум тәшкил итәчәк.

Август кампаниясе дә быел сүзендә торды – Степановка авылы янында 2400 башка исәпләнгән заманча терлекчелек комплексы төзелешен башлап җибәрде. Техника алырга тотылган йөзләрчә миллион сумга өстәп, проектны тормышка ашыру өчен тагын ике миллиард сум акча тотылачак.

Әмма “Ел ачышы” номинациясендә җиңүче дип без “Кама беконы” компаниясен санарга булдык. Колхоз, совхозлар таралып, аның урынына “Вамин” килгәч, авыл хуҗалыгында бер күтәрелеш булып алса да, кризис бу “монстр”ны банкрот сазына батырды. Органик – төркем дә аның кыйпылчыкларында озак яши алмады. Инвестиция кертмичә генә хуҗалык итеп булмавын аның мисалында күрдек.

“Кама беконы” районга терлекчелектә яңа технологияләр алып килә. Яңаруны Балтай сөтчелек комплексыннан башладылар. Анда биналар яңартыла, савым сыерлары нәселле малларга алыштырыла. Читтән кайткан таналар бозаулый башлады инде. Бер сыердан савылган сөтнең беренче күрсәткечләренә игътибар итсәң, 650 баш савым сыеры асралачак комплекста, көнлек савымның 15 тоннадан да ким булмаячагына өмет бар. Юртаудагы корпусларда шулай ук реконструкция эшләре башланды. Биредә 1000 баш мөгезле эре терлек симертеләчәк дип планлаштырыла. Агымдагы ике проектта безнең мәгълүматлар буенча, бер миллиард сумлык эшләр башкарылган инде. Барлык эшләрне тугәлләү өчен 3,8 миллиард сум тотылачак.

Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесе:

- Без районга инвестицияләр белән килгән һәр эшмәкәргә рәхмәтле. “Август” һәм “Кама беконы” компанияләре җитәкчеләренә зур инвестиция проектларын тормышка ашыруда уңышлар телим. Терлекчелек комплекслары сафка басса, Минзәлә сөтчелек буенча янәдән республика күләмендә беренче сафларда булачак. Күпме кеше югары технологияле җитештерү өлкәсендә эшләячәк. Район яшьләренә югары белем белән перспективалы эш урыннары булачак!

Игенчелектә әлеге компанияләрнең инвестицияләре һәм бу өлкәдә берсүзсез лидер “Агросила”, “Калморза” – районны республика лидеры итте инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев