Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Камиллеккә омтылабыз

21 майда Россиядә техник инвентаризация хезмәте төзелүгә 85 ел тулды. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны БТИ оешуның 85 еллыгы белән кайнар котлыйм. Безнең предприятиебезнең уңышлары, иминлеге һәм киләчәге һәрбер хезмәткәрнең шәхси өлешенә, гомуми эш өчен үзенә җаваплылык алырга омтылышына бәйле. Иңебездә бөек эшләр бихисап, ә алда - тагын да күбрәк. Барыгызга...

Меңнәрчә еллар дәвамында һәрбер дәүләт үзенең милли байлыгын, милеген исәпкә алу белән шөгыльләнеп килә. Безнең тарафтан да Минзәлә шәһрендә һәм районы­бызда күчемсез милек объектлары буенча уни­каль мәгълүматлар база­сы, хокукый, хак билгеләү документлары формала­штырылды. Кайчандыр ин­вентаризатор технигының төп хезмәт коралы кыска тасма рәвешендәге ру­летка (үлчәү җайланмасы) булса, хәзер прогресс шулкадәре алга китте: һәрбер техникта лазерлы рулетка, ул объектның үлчәмнәрен тиз һәм төгәл алырга мөмкинлек бирә. Барлык документлар камилләшкән программа­лар ярдәмендә компью­терда әзерләнә.

Безнең эшчәнлегебезнең өлкәсе елдан ел киңәя бара. Күз - курка, куллар - эшли, ди халык мәкале. Айдар Гариповның җиңел куллары белән без 2011 елның июнендә җир участокларын ызанлау эшенә керештек, ә кол­лективыбызга кадастр инженеры Эмиль Аб­дуллин килгәч, бу төр эшчәнлегебез өстенлек- ле юнәлешләрнең бер- сенә әверелде. Район хакимияте дәүләт әһә- миятендәге эшне - күпбалалы гаиләләргә җир участокларын ызанлауны тапшырып зур ышаныч күрсәтте. Бүгенге көндә 90 җир участогына ызан ясалды. Предприятиедә заманча приборларның булуы ызанлаштыру буен­ча теләсә нинди эшне баш­карырга мөмкинлек бирә. Клиентларга уңайлы бул- сын өчен ызанлаштыру эшләрен электрон форма­да кадастр учеты органы­на бирәбез, шул рәвешле клиентларны документ- лар җыюга кагылышлы өстәмә мәшәкатьләрдән арындырабыз, җир учас­тогына кадастр күчермәсе ясатуга дә электрон рәвештә заказ бирелә. Ызанлаштыру турында сөйләгәндә, гражданнар­га шундый киңәш бирәсе килә: җир участокларын сатып алу-сату, бүләк итү, мирас итеп калдыру кебек алыш-биреш эшлә- рен башкарганчыга кадәр ызанлаштыру үткәре- гез, җир участокларының мәйданын күчемсез милеккә булган хокукый документлардагысы һәм кадастр паспортындагы­сы белән чагыштырып карагыз.

Соңгы елларда нәкъ шушы мәсьәләләр буенча шәһәрдә дә, авылларда да ни­заглы хәлләр күбәйде.

Предприятиебез эшчәнлегенә тагын бер профильле булмаган төре - базар бәясе, без моның белән беренче ел гына шөгыльләнмибез, шуңа күрә бу эштә зур тәҗрибәбез бар. Гражданнар җир участокларының, фатирларның, торак йортларның бәясен билгеләү өчен заказларны гадәттә мирасны рәсмиләштергәндә, сатканда, банктан кредит алганда бирәләр.

Февраль аенда "Сбербанк России"ААҖнең Идел-Нократ бан­кы шундый карар кабул итте: физик затларга кредит биргәндә милеккә хак кую өчен РГУП БТИны бәяләр кую ре­естрына кертте. Бәяләр куючылар бик күп, әмма профессионализм, ышаныч һәрчак беренче урында.

Техник инвентаризация бюросы - ха­лыкка хезмәт күрсәтүче предприятие. Шуңа күрә гражданнар безнең эштән канәгать калсыннар дип тырышабыз. Безгә мөрәҗәгать итеп, алар бер үк вакытта түбәндәге хезмәтләр комп­лексы алу мөмкинлегенә ия: бездә күчемсез милеккә техник документация әзерләүгә, җир участогын ызанлауга заказ бирергә була, хосусыйлаштыру­ны, мирасны рәсмиләштерү өчен кирәк булган документларны әзерләргә, са­тып алу-сату, бүләк итү килешүләрен төзергә ярдәм итәбез.

Без авыл җирлекләре башкарма ко­митетлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Агымдагы елның мартын­да Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шакирҗан улы Газизянов ча­кыруы буенча халыкка бик тә кирәкле зур эш башкардык. Аның максаты гражданнарга йорт һәм җир участогы­на документларын тәртипкә китерергә, милеккә хокукларын теркәргә ярдәм итү иде.Кыска гына вакыт эчендә 120 йорт хуҗасына техник инвентаризация үткәрдек, кадастр паспортлары бирдек, ә җир кадастры һәм теркәү палатасы белән эшне Рөстәм Шакирҗанович үз кулына алды.

Шулай итеп гражданнар җир участо­гына һәм торак йортка булган хокукны дәүләт теркәве турындагы таныклыкны авылда алуга ирештеләр. Бу уңайдан Рөстәм Газизяновка карата җылы сүзләр әйтәсе килә, ул күп кенә яхшы эшләрдә башлап йөрүче, чын "халык хезмәтчесе". Әлеге авыл җирлегенә кергән авыллар белән эшләве җиңел, чөнки алар бар нәрсә белән хәбәрдар.

Әгәр йорт хуҗасы кемне дә булса үзенең йортына пропискага кертергә яки алыш-биреш ясарга уйлый икән, аның бер кайгысы да булмаячак. Биредә милеккә салымны да ул чынбарлыкта­гыча түли. Рөстәм Шакирҗановичның эше республика дәрәҗәсендә лаеклы рәвештә бәяләнә.

Шушы көннәрдә ТР муниципаль берәмлек Советы икътисад, финанс һәм җирдән файдалану номинациясендә аны "Муниципаль хезмәт өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" дигән дип­лом белән бүләкләде. Без Рөстәм Шакирңановичны әлеге бүләк белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, бетмәс- төкәнмәс энергия, иминлек телибез.

Коноваловка авыл җирлеге башлыгы­на, Иркәнәш, Югары Тәкермән, Бикбау, Урыс, Коноваловка авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьла­рына да актив һәм бердәм хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

2008 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең бик күп бул­маган субъектларының берсе булды, һәм капиталь төзелеш объектларын Бердәм дәүләт реестрында алып бару буенча пилот проекты бездә башкалар­га караганда иң беренче старт алды.

БТИ үз архивының күчермәсен ясады һәм аны җир кадастры палатасына бир­де. Күчемсез милек объектларының то­рышы турындагы әлеге мәгълүматлар еллар үткән саен искерә бара. Клиент җир кадастры палатасына күчемсез милек объектына кадастр паспорты ясатуга заказ биреп, актуаль булмаган белешмәләр ала, яңалыклар белән хәбәрдар булмавы аркасында катла­улы хәлдә кала. Әйтик, алыш-биреш ясала, ди. Клиент процессны тизләтү өчен техник инвентаризация үткәреп тормыйча гына күчемсез милек объек­тына кадастр паспорты ясатырга заказ бирә, иң ахырдан шул ачыклана: йор­тка соңрак янкорма да ясалган, һәм ул, билгеле инде, үлчәнмәгән булган, кадастр паспортында йортның гомуми мәйданы чынбарлыктагыга туры кил­ми. Сатып алучы кешенең алга таба проблемасы башлана дигән сүз. Әгәр сездә ниндидер аңлашылмаучылык бар, яки киңәш кирәк икән, без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X