Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайда да кеше факторы мөһим урын алып тора

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрнең берсендә Нефтьчеләр паркында булган вакыйга турында хәбәр пәйда булды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Әлеге хәбәрдә мондый сүзләр язылган: “.... Нефтьчеләр паркында бәла булды. Кем гаебе белән булганын балалар уйный торган урында чүп савытлары урнаштырудан калган җир өстенә тырпаеп чыгып торган арматуралар калдыручылар үзләре аңлар. Парк буенча шундый арматуралар берничә җирдә....”
Әлеге парк буенча кем җаваплы? Территорияне карап тору кемгә йөкләнгән?
Әлеге мәсьәлә буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Шайсуваров болай дип җавап бирде:
–Парктагы чүп савытларын карап, чүп-чарны чистартып, җыештырып тору өчен “Чиста шәһәр” МУП җаваплы. Парк территориясенә 3 нче урта мәктәп шефлык итә. Парктагы чүп савытларын элегрәк металл крепежлар ярдәмендә урнаштырып куйган булганнар. Кызганычка каршы, берничә чуп савытын шушы паркта йөрүчеләр куптарып алган, алар урынында шушы металл крепежлар калган. Кайда да кеше факторы мөһим урын алып тора шул. Әлеге оешма эшчеләре чүп савытларын җыештырганда аларга игътибар итмәгәннәр, күрәсең. Җаваплы оешмага бурычлар куелды, ул әлеге штырларны алачак. Башкарылган эш буенча фотоотчет булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев