Казанда чыгыш ясадык
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры М.Башкировның “Салкын Кын” спектаклен “ТАТКУЛЬТФЕСТ 2019» халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале кысаларында , Республика көнендә башкалабыз Казанда Кремльдә, ачык һавада күрсәтте.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Минзәлә театры әлеге чараларга махсус чакыру алды. Фестивальнең продюсеры Ильяс Гафаров, безнең спектакльне июнь аенда “Нәүрүз” дә карап, бик ошатып калганнарын әйтте.Көннең бик суык булуына карамастан, артистларыбыз да , тамашачы да канәгать калды, нәкъ без чыгыш ясаганда Президентыбыз Р.Н.Миннеханов узды, берничә минут спектакльне тамаша кылды.
Кремль эчендә биш җыелма сәхнәдә төрле чаралар узды.Һәркемгә яраткан артисты чыгышын карарга , әдәби, театр мәйданнарыннан узарга мөмкинлек бар иде.
Барыр юлда Мамадыш районы Берсут поселогында күмелгән режиссерыбыз Альберт Сәхәбетдиновның каберенә чәчәкләр куйдык.
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев