Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Минзәлә мөселманнары өчен вәгазь кичәләре үткәрде

Очрашулар Минзәлә һәм Хуҗәмәттә булды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Шушы көннәрдә Минзәлә районына Казан шәһәре Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, Россия ислам институты ислам теологиясе кафедрасының доценты, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының әгъзасы Нияз хәзрәт Сабиров килде.

Реклама

Ул районыбыз мөселманнары өчен гыйлем дәресләре — вәгазь кичәләре үткәрде. Беренче очрашу Минзәлә шәһәре мәчетендә булды. Икенче көнне ул Хуҗәмәт авылы мөселманнары белән очрашты.

— Нияз хәзрәт рухи-әхлакый темага кагылышлы бик тә үтемле, файдалы вәгазьләр сөйләде, шулай ук рйондашларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мәчетләрдә тәрбия-белем бирү буенча киңәшләре белән дә уртаклашты, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев