Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Казахстаннан күченеп кайткан Бибихана һәм Рафис Фатиховлар Россия Президенты сайлауларында беренче тапкыр катнаша

Фатиховлар гаиләсе Карагандадан Минзәләгә 2017 елда күченеп кайта һәм 2021 елда РФ гражданлыгы ала.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Шуңа күрә әлеге гаилә аларны үз кочагына алган ил язмышына битараф түгел — сайлауларда катнашуны алар гражданлык бурычы дип саный. 

Бибиханә Фатихова:

—2014 елда без Минзәләгә килеп, әлеге шәһәр белән танышып киткән идек. Монда мин беренче тапкыр яшеллек һәм кара җир күрдем. Казахстанда яшәгәндә мин кара җирне черемә (перегной) төсендә дип күзаллый идем. Минзәләгә килгәч, ерактан кара җирне күргәч, аны башта кара күмер дип уйладым. Соңыннан миңа аның күмер түгел, ә уңдырышлы кара туфрак икәнен әйттеләр. 2017 елда исә гаиләбез белән күченеп кайттык. Минзәлә безгә бик ошый. Яңа дуслар, танышлар таптык. Ирем Рафис водозаборда хезмәт куя. Президент сайлауларына да икәү бергә килдек, Россиянең киләчге ышанычлы кулларда булачагына чын күңелдән ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев