Кереп барам гомерем көзләренә
Өлкәннәр көне уңаеннан, 30 сентябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Әхмәтова сукырлар җәмгыятендә «Кереп барам гомерем көзләренә» дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Кичә татар һәм рус телендә алып барылды.
Римма Әхмәтханова, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:
- «Татмедиа» АҖ филиалы «Минзәлә» газетасы каршында эшләп килүче «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмә шагыйрәләре Наҗия Пучкова, Зөләйха Закирова, Нәкирә Лутфрахманованың шигърият дөньясына сәяхәт кылып, викторина сорауларына, әдәби табышмакларга җаваплар табып, җыр дулкыннарында тирбәлеп, дәртле бию көйләренә уеннар уйнап узган вакыт сукырлар җәмгыяте һәм ветераннар советы әгъзаларына рухи җан азыгы бирде. Кичәдә катнашкан һәркем күңелләренә җылылык алып, йөрәкләренә якты нур салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев