Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Керткән яңалыклар "Мехуборка"га күбрәк акча эшләргә ирек бирерме?

“Мехуборка” районга килеп эшли башлагач, ай саен якынча 600 тонна каты коммуналь калдыкларны Чаллы полигонына алып китә.

Әлеге оешманың калдыклардан күбрәк акча эшләргә омтылуы, керткән яңалыкларда да чагыла.
Өч урында коммуналь калдыклардан тыш пыяла, ПЭТ банкалар һәм макулатура җыя башлауны, шәһәрдә яшәүче кешеләр аңлап кабул итте. Бер кубометр сыярлык ике капчык тулган инде.
Көзгә таба калдыклар күләме артачак, билгеле, әмма алдан хәбәр ителгән эш графигы үзгәрмәячәк, диде безгә региональ операторның Минзәлә филиалы җитәкчесе Айдар Шәрифуллин. ПЭТ бутылкалар өчен аерым контейнерлар саны уннан артып китте.
ООО “Мехуборка” кампаниясе җитәкчесе, региональ үсеш директоры Ролан Шәмсетдинов, һәм Минзәләдәге бүлекчә җитәкчесе Айдар Шәрифуллин Минзәләдә эшләүнең беренче көннәреннән үк шәфкатьлелек акциясе оештырдылар. “Умырзая” реабилитация үзәге, интернат-мәктәп һәм “Полянка” лагерыннан каты коммуналь калдыкларны бушка чыгаралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев