Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Минзәләдә узучы чаралар планы
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районда ункөнлек игълан ителде һәм чаралар планы төзелде.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
2 декабрь көнне инвалидлар җәмгыятендә администрация вәкилләре, район үзәк хастаханәсе, Идарәче компания, пенсия фонды, социаль яклау, социаль иминиятләү фонды вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл”.
6 декабрь көнне “Ялкын” яшьләр үзәгендә инвалид булу сәбәпле эшләмәүче яшьләр өчен “Мәрхәмәтле йөрәк” дип аталган мәдәни-күңел ачу чарасы уза.
7-8 декабрь көннәрендә КЦСОН вәкилләре “Япошка” кафесы белән берлектә инвалид балалар һәм 18-40 яшьлек менталь авырулары булган инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләр өчен “Өйгә китереп бирелгән мәрхәмәт” хәйрия акциясе уздыра.
10 декабрь – Хәйрия марафоны.
10 декабрь көнне “Юность” боз сараенда инвалид балалар, ата-аналар һәм учреждение хезмәткәрләре арасында “Бозда күңелле стартлар” оештырыла.
Декада дәвамында инвалидлар “Олимп” теннис үзәгенә, зур бассейнга һәм боз сараена бушлай йөри алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев