Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны ничек яхшыртырга?

Районда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча территориаль өчъяклы (башкарма комитет, эш бирүчеләр һәм профсозлар) килешү комиссиясенең чираттагы утырышында сүз шушы хакта барды.

Чыгыш ясаучылар  район территориясендә хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча район программасының ничек тормышка ашырылуы турында киңәштеләр.
Хезмәтне саклау буенча координацион совет сәркатибе Татьяна Сәмигуллина районда агымдагы елда хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту программасын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Район  мәшгульлек үзәге директоры буларак, Татьяна Александровна предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә коллектив килешүләр төзүнең әһәмияте турында сөйләде.
Оешмаларда хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча чаралар планының үтәлешенә, эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү, эш бирүчеләр тарафыннан  хезмәтне саклау турында законнарның саклануына профсоюзларның контроле турында мәгариф, мәдәният, дәүләт учреждениеләре, АПК хезмәткәрләренең профсоюз комитетлары рәисләре чыгышлары тыңланды.
 Район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Светлана Галиева район предприятиеләрендә формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча комиссиянең эше, район яшьләр бүлегеннән Ландыш Миннахметова районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турында сөйләде.
Район башкарма комитеты, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр арасындагы өчъяклы килешүгә үзгәрешләр дә кертелде.
Безнең өстәмә
Киңәшмәдә комиссия координаторлары составына үзгәрешләр кертелде. Аның составына Салават Фәттахов (“Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары), Александр Леванов (“Изыскатель” ҖЧҖ җитәкчесе), Марина Тимофеева (авыл хуҗалыгы техникумының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе) кертелде. Комиссиягә коллективта хезмәткә бәйле бәхәсләр туганда, коллектив килешү гарантияләре, территориаль килешүләр гарантияләре сакланмаган очракларда мөрәҗәгать итәргә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев