“Хәтер китабын” тулыландыру өчен ветераннар турында мәгълүматлар туплана
Бөек Ватан сугышында катнашкан күп кенә райондашларыбызның исемнәре “Хәтер китабы”на кертелми калган, “Алар Җиңү алып кайтты” дигән китапта да кайбер фронтовиклар турында мәгълүматлар тулы түгел.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Шул уңайдан Россия Оброна минстрлыгы РФ Президенты кушуы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан, патриотизм үрнәге булган һәр ветеран хакында мәгълүмат туплау һәм электрон “Хәтер китабы”н булдыру буенча актив эш башлап җибәрде. Билгеле булганча, ветераннар турында күп мәгълүмат Дәүләт мәгълүмат системасы булган “Халык хәтере” Интерактивсервиста”та да бар, шуңа күрә әлеге сервиста булган ветераннар турында кабат мәгълүматлар тупларга кирәк түгел.
Безнең районда ветераннар хакында өстәмә мәгълүматлар туплау эше ни рәвешле оештырылуын район хәрби комиссариатында авыл җирлекләре сәркатипләре белән берлектә уздырылган киңәшмә барышында хәрби комиссар Сергей Владимиров аңлатып узды.
–Районда моның буенча эш группасы булдырылды. Авыл җирлекләрендә ветераннар хакындагы мәгълүматларны документларга таянып авыл җирлекләре сәркатипләре туплый, ә шәһәрдә яшәүчеләр булган документлар, мәгълүматлар белән военкоматка мөрәҗәгать итә ала. Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүматлар 2025 елга кадәр туплана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев