Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗәмәт авыл җирлегендә эш активлыгын арттырырга потенциал күп

Хуҗәмәт авыл җирлеге – районда иң зур һәм эш активлыгы югары булган җирлекләрнең берсе.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Авыл җирлекләре башлыклары катнашында биредә район семинары уздырылды.

Семинарны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев алып барды. Семинар барышында ничек итеп фермерлар, гаилә фермалары санын арттыру, программаларда катнашу, авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерүгә ирешү һәм сату буенча алдагы бурычлар турында фикерләштеләр.

Наил Хисамбиев, район башлыгы урынбасары:

 –Хуҗәмәттәге кебек, һәр авыл җирлегендә күпләп мал, кош-корт асраучы, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны елдан-ел  арттыра баручы –перспективага карап эшләүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар. Димәк, гаилә фермалары, фермерлар санын арттырырга,  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне һәм халыкның эш активлыгын арттырырга потенциал аз түгел.

Хуҗәмәт авыл җирлегендә сөт җитештерү юнәлешендә эшләүче Рамил  Айрат Мулләхмәтовлар, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче Ренат Сәлимгәрәев кебек  районда танылган тырыш, эшлекле фермерлар бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында күп итеп мал тотучы, кош-корт асраучылар да аз түгел биредә. Семинарда катнашучылар Рамил һәм Айрат Мулләхмәтовларның фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук сөт, ит җитештерү юнәлешендә эшләүче Газинур белән улы Айнур Юсуповларның, Равил Зариповның шәхси ярдәмче  хуҗалыкларында булдылар.

Гөлназ Вилданова, Хуҗәмәт выл җирилеге башлыгы:

–Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга программалар, грантлар турында даими аңлатып торабыз. Быел маллар, савым сыерлар санын арттырган  Юсуповлар, Зариповлар, Искәндәровлар  кебек тырыш кешеләрне башкаларга үрнәк итеп куябыз. Алар киләчәктә гаилә фермалары төзергә планлаштыралар.

Җирлектәге шәхси хуҗалыклар, фермерлар эшчәнлеге турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев