Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хуҗәмәт авыл урамнары тарихны саклый

Хуҗәмәт авылы урамнарында гадәти булмаган урам исемнәрен күрсәткечләр хасил булды.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Узган ел, Яңа елга санаулы көннәр калганда, Хуҗәмәт авылында яңа төзелгән “Әкият шәһәрчеге” дигән ял итү паркын ачу тантанасы  булды. Әлеге бәйрәмгә әзерлек барышында аны оештыручылар, Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вилданова белән берлектә, авыл тарихы турындагы кызыклы фактларны да “казып” чыгардылар. Шул рәвешле һәр урам башында урам исемнәре язылган гадәти булмаган күрсәткечләр ясап урнаштырылды. Паркны ачканда авыл тарихы турында сөйләп, моның серен ачтылар.

Гөлназ Вилданова, Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы:

–Тарихка күз салсак, Хуҗәмәт авылының 300 елга якын тарихы бар, аңа 1747 елда нигез салынганы билгеле. 1870-1906 елларда өч су тегермәне эшләгән, май язу заводы, тиредән тун тегү, сарык йоныннан киемнәр тегү мануфактуралары булган. 20 бай үз кибетләрен тоткан. Сыра, тәмәке сату кибетләре булган, 4 кибет бакалея товарлары сату иткән. Авыл сәүдәгәрләре Миңнегәрәй һәм Әхмәтвәли Сәетбатталовларның ашлык, сарык йоннары һәм тиреләре  кабул итү һәм саклау пунктлары булган. Шулай итеп, халыкның төп керем чыганагы игенчелек, терлекчелек белән генә түгел, сәүдәгәрлек белән дә бәйле булган. 1870-1929 елларга кадәр авылда һәр атнаның пәнҗешәмбесендә базар оештырылган. Ул базар тирә-якта данлыклы булган, бирегә товар сатарга яки алыштырырга бөтен тирә-як авыллардан да килә торган булганнар. Урам исемнәрен күрсәткечләрдә дә менә шушы тарихны чагылдырырга тырыштык: анда атка җигелгән тарантаска утырып баручы сәүдәгәр (юлчы) сурәтләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев