Хуҗәмәт балалары “Әкият иле"нә сәяхәт кылдылар
Аларга авыл җирлеге җитәкчелеге исеменнән татлы күчтәнәчләр дә өләштеләр.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Наилә Вәлиева, Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты мөдире
- Бүген,1 июнь-балаларны халыкара яклау көнендә, без-Хуҗәмәт мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балалар белән ,,Әкиятләр иле"нә сәяхәт кылдык. Әкиятләргә кагылышлы төрле викторина-сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләдек.
Бәйрәмнең төп герое-әкияти персонаж Убырлы карчык булды. Төрле кызыклы уеннар уйналды. Өченче өлештә балалар асфальтка рәсемнәр ясадылар.
Бәйрәм азагында балаларга авыл җирлеге советы исеменнән татлы күчтәнәч өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев