Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗәмәт РМЗсы – алтын медальле завод

2020 елны Минзәлә районындагы Хуҗәмәт ремонт-механика заводы коллективы уңышлы тәмамлады: 170 миллион сумнан артык товар җитештерүгә иреште.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Предприятиенең югары нәтиҗәле ашлык чистарту машиналары һәм аларга җиһазлары, уйлап табуларга патентлары авыл хуҗалыгы производствосына кертелеп, агросәнәгать комплексында 16 елдан артык уңышлы кулланыла.
Тотрыклы җитештерү, эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга үз вакытында салым түләүләре, районның мәдәният һәм спорт үсешенә актив спонсорлык ярдәме – әлеге күрсәткечләр Хуҗәмәт ремонт-механика заводының район, республика, илебез икътисадында һәм социаль-мәдәни тормышында тоткан урынын бик ачык күрсәтеп тора.
Завод эшчәннәренең авыл хуҗалыгы машиналарын уйлап табып, производствога кертүләре металлга экономия ясарга, электр энергиясен янга калдырырга, авыр хезмәтне киметергә мөмкинлек биргән.
Хуҗәмәт ремонт-механика заводында җитештерелгән ашлык чистарту машиналары һәм җиһазлары Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә 98 алтын һәм көмеш медальгә, 130 беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Машиналар «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары», «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурслары лауреатлары, «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медальләргә ия булды. Завод Россиянең төп премиясен –«Россия Милли Олимпы» премиясен алды.
Бүгенге көндә предприятиедә 111 кеше эшли, шуларның 26сы – инженер-техник хезмәткәрләр. Биредә нигездә, Хуҗәмәт авылында яшәүчеләр эшли, район үзәгеннән, тирә-юнь авыллардан вахта ысулы белән йөрүчеләр дә аз түгел.
“Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы мөхәррире Флүрә Мусина заводка экскурсия вакытында тагын нинди кызыклы фактларга тап булган?
Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2021 елгы беренче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев