Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗәмәттә 12 команда вәкиле көрәште

Минзәлә районының данлыклы тренеры Флүр Галиев Хуҗәмәт РМЗ призларына традицион көрәш турнирын быел да үткәрде.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Ярышка Минзәлә районының Калтак (тренер – Фәнияр Гәрәев), Хуҗәмәт (тренер – Флүр Галиев) мәктәпләре,  гимназия (тренер – Ленар Заһриев), интернат-мәктәп (тренерлар – Данис Гәрәев, Рөстәм Хәмидуллин) командалары, шулай ук Рәмзил Бәдриевта шөгыльләнүче, Тукай районы Абдул, Новотроицк, Комсомольский, Круглое Поле , Мәләкәс мәктәпләреннән, Яр Чаллы шәһәреннән, Актаныш районы Пучы мәктәбеннән 2009 елгы һәм анна да яшьрәк 65 көрәшче бил алышты.

Флүр Галиев:

-  8 авырлык үлчәме категориясендә барган ярышлар нәтиҗәсендә 1 урынны Хуҗәмәт, 2 урынны Пучы, 3 урынны гомуми Тукай районы командалары алды. Җиңүчеләр медаль, грамота, премия һәм кубоклар белән бүләкләнде. Хуҗәмәт РМЗ генераль директоры Хәнәфи Кәримов ярышка килгән һәр катнашучыны бушлай ашатуны оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев