Хуҗәмәттә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган онлайн-чара узды
“Әфганстан – йөрәк ярам” дип аталган туры эфирга әлеге сугышта катнашкан ветеран чакырылды
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Вәлиева һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, авылның китапханәчәсе Гөлфинә Әминова инстаграмда Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына багышланган дигән туры эфир үткәрделәр. Алар әлеге онлайн чарага кунак итеп авылдашларын, Әфганстанда хезмәт иткән Рөстәм Шакировны чакырдылар.
Наилә Вәлиева, Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе:
- Бик тыйнак,аз сүзле,аздан гына да күңеле тулырга торган кунагыбызның күңеленә тимичә генә,йөрәк яраларын кузгатмаска тырышып,сорауларның гадирәкләрен генә бирергә тырыштык. Рөстәм дә һәрбер биргән соравыбызга,тыелып кына,дулкынлану белән җавап бирде. Очрашу азагында үзем иҗат иткән,,Әй, Әфганчы!..." дигән шигыремне укып үттем. Рөстәм Вагыйз улы Шакиров очрашудан кәнагәть булып “Онытмавыгыз өчен рәхмәт" дип кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев