Хуҗәмәттә йортны су басмаячак, урамда су булачак
Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп карадык
Бәйрәмнәрдән соң социаль челтәрдә шундый комментарий калдырганнар:
–Хуҗәмәт авылының Молодежная урамында 23 февральдән бирле, ә авылда 8 марттан бирле су юк. Сәбәбе Советская белән Молодежная урамнарындагы су торбаларының тузуы. Үз көчебез белән хәлдән чыгарга тырышып карадык, су икенче урыннан бәреп чыга. Молодежная урамындагы 4 нче йортның ишек алдын су басты инде, тиздән базына да төшәр. Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп карадык. Әлеге гозер белән кемгә мөрәҗәгать итәргә, ярдәм итегезче.
Язылганнар белән Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәсимә Асхамованы таныштырдык. Ул болай диде:
– Әйе, Молодежная урамындагы 4 нче йортның ишек алдында су бәреп чыкты. Йорт хуҗасына шалатыраткан идем, ул үзебез казыйбыз, диде. Урамның ир-атлары җыелышып бәйрәм көннәрендә, 4 көн буена көрәк белән җирне казыдылар. Чөнки ишек алдына техника керерлек түгел. Шулай итеп 3 метр торба яңага алыштырылды. Барыбер су бәреп чыга. Чөнки дөрестән дә суүткәргеч торба тузган. Әлеге урамнардагы торбалар 1958 елгы бит инде.
Коммуналь челтәрләрдән Рәшит Шәйсуваров та нәкъ шул көнне авылга канализация челтәрен карарга килгән иде. Аны чакырып ситуацияне аңлаттым.
Әлеге проблема буенча район башлыгы Айдар Салаховка да кердем. Ул безнең проблема белән таныш, моны хәл итү юлларын эзлибез. Әлеге йортның базына су кермәсен дип, авылдагы башка урамнарга да суны ябарга туры килде. Суны вакыт вакыт биреп алабыз. Бу очракта бер генә юл бар: су агып китсен өчен канау казырга туры килә. Көннәр җылыткач, суүткәргеч торбаның тузган өлешен алыштыру җаен карарга кирәк булачак.
Хуҗәмәт авылында халыкны эчә торган су белән тәэмин итү бер проблема. Шуңа күрә биредә үзара салым акчасы да өченче ел рәттән шушы мәсьәләгә тотыла. Хуҗәмәттә 2 скважина бар. Өченчесе 2014 елда 1 млн сум күләмендәге грант акчасына урнаштырылган, әмма ул эшләтеп җибәрерлек түгел. Узган ел Советская урамының бер өлешендәге торбалар 450 мең сумлык үзара салым һәм 1 млн сум күләмендә газификация фонды аша бирелгән средстволарга алыштырылды.
Шуны да әйтәсе килә, безнең җирлектә 10 депутат бар. Алар да читтән генә күзәтеп тормасыннар, авыл кешеләренең проблемасы белән кызыксынсыннар, аларны хәл итү юлларын эзләүдә авыл җирлеге башлыгына таяныч булсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев