Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Китап яратучылар Минзәлә китапханәсе фондын баеталар

Моннан берничә ел элек ТР Президенты тарафыннан “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясенә старт бирелгән иде. Бу яхшы башлангычка Минзәлә районы китапханәләр системасы да бик теләп кушылды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Берничә ел рәттән инде китапханә фонды китап сөюче минзәләлеләр тапшырган китаплар белән тулыланып бара.

Резедә Ягъфәрова, район  авылара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры:

–2020 елда әлеге акциядә  бик күп райондашларыбыз катнашты. Алар арасыннан иң активларын санап үтәсем килә: Роза Вәлиева, Әнисә Ханнанова, Татьяна Маринина, Радик Зарипов, Л.Хаматдинова, Айзирәк Яббарова, Илдус ШаҺиев, Татьяна Карпова, Светлана Ищерякова, Людмила Корбангалина, Лилия ҖиҺаншина, Айсылу Закирова, Айгөл Гатина, Екатерина Коротина, А.Җиһаншина, Гөлнар Хуҗагалиева, Азиза Шакирҗанова, Сергей Котельников, Сергей Креков, Александр Никитин, Сәлисә Шәйхаттарова, Николай Антонов, Зоя Мамакова, Рамил Әхмәров, Ирина ШиҺапова. Алар  төрле сандагы (иң күбе өч дистәгә якын) һәм  төрле жанрдагы китаплар белән фондыбызны тагын да баеттылар.

Китапханәбезнең фондын һәркайсы берничә дистә китап белән баеткан укучыларыбызны  олы рәхмәт хисләре белән билгеләп узам: Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рөстәм Җамалиев дүрт дистәдән артык һәм ике йөзгә якын вакытлы матбугат тапшырды. Каран-Азик авылыннан Николай Антонов – 83, Ольга Новикова –  89, Энҗе Имамова 37 китап бүләк иттеләр. Салават Фәттахов Әтрәкле авыл китапханәсенә бүләк итеп чит ил әдәбияты сериясеннән 60 китап тапшырды. Әлеге китапларның барысы да бүген безнең китапханәбезнең фондында үз урыннарын тапты һәм укучыларыбызны сөендерде. 

Район китапханә челтәрендә эшләүче хезмәттәшләрем һәм үземнең исемнән барлык киң күңелле дусларыбызга рәхмәтебезне белдерәм. Әлеге акция 2021 нче елда да дәвам итәчәк. Башка райондашларыбызны да әлеге акциядә актив катнашырга чакырам. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев