Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Клиентлар хезмәте һәм мәшгульлек үзәге Иркәнәштә кабул итү оештырдылар

Авыл халкы район үзәгеннән килгән вәкилләргә үз гозерләрен җиткерде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районындагы РФ Социаль фонды Клиентлар хезмәте һәм мәшгульлек үзәге Иске Иркәнәш авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү эшендә шулай ук Иркәнәш авыл җирлеге советы да катнашты. Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева һәм мәшгульлек үзәегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Колчерина гражданнарның гозерләренә тәфсилләп җавап бирделәр.

— Гражданнарны пенсия законнарындагы үзгәрешләр, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү тәртибе, кемнәрнең пенсия алды яше статусына ия булуы, нинди ташламалардан файдалана алулары, пенсия алды яшенә карау турында белешмәне кайда һәм ничек алырга мөмкинлеге буенча консультацияләдек. Шулай ук пенсия тупланмалары акчаларын түләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү турындагы сорауларга да җавап бирдек, — дип хәбәр итте Алсу Ганиева «Минзәлә-информ» га.

Шулай ук клиентлар хезмәте җитәкчесе РФ Социаль фонды тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе һәм гражданнарның дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы һәм РФ Социаль фонды сайтында шәхси кабинеты аша мөрәҗәгать итә алулары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев