Көненә 4,5 мең кубометр су Минзәлә өчен аз?!
Коры һава Минзәләдә су юк дип зарланучылар санын арттырды.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хәзер көненә челтәрләргә 4,5 мең кубометр су суыртсалар да, кичен су юк, яисә басым түбән дип зарланулар ишетелә башлады. Чагыштыру өчен, кышкы көннәрдә Минзәләгә 2,5 мең кубометр су җиткән. Яңгырсыз кызу һава үзенең итә, утыртылган яшелчә, җимеш, куакларны саклап калуның бер генә юлы бар- су сибү. Бу очракта тагын берничә мең куб.метр суны җир куены үзенә сеңдерәчәк. Әмма су юк дип зарланырга башка сәбәпләр дә бар икән.
Коммуналь челтәрләрнең "Водоканал" җитәкчесе Рашид Шайсуваров:
-Су булмауның һәр очрагы буенча 31241 телефоны буенча авария хезмәтенә, яисә 33161 телефоны аша абонент хезмәтенә мөрәҗәгать итсеннәр иде.Һәр очрак тикшереләчәк. Әйе, без тылсымчылар түгел, аварияләрнең төрлесе була.
Барып карагач, су челтәренә безнең рөхсәттән башка тоташтыру, хисаплагычлар куймау очраклары ачыклана. Судан кулланган өчен бурычлары була. Тик шуңа ышаныгыз, без кулдан килгән барлык мөмкинлекләрне файдаланып, кулланучылар өчен эшлибез.
Чынлап та су проблемасы яшәеш булганда бетеп тормаячак.Авыллардан да зарлар килә безгә.
Зарланырга яратмаучылар чиста су проблемасын үзләренчә хәл итәргә омтыла. Чишмә суы, водоматлар, фильтрлар ,коелар, скважиналар...
Менә шулай яшибез...Су- сәламәтлеккә тәэсир итүче иң зур көч..
Кеше психикасына да йогынтысы кимесен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев