Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көнләшү һәм каныгу юньлегә илтми

Уңышлы эшләгән кешедән көнләшү һәм аның өстеннән төрле ведомстволарга хат яучылар турында татарда бик шәп анекдот бар.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Көлкеле, әмма әхләкый тирән эчтәлекле ул.Әйе, берәү дә әүлия түгел. Идеаль кеше дә була алмый. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә шулайдыр. Берәүләр мактый, икенчеләре претензия белдерә. Әмма район күләмендә бар яктан да күләмле һәм башкалардан алда төрле программалар буенча авыл тормышын яхшы якка үзгәрткән җирлек башлыгы өстеннән манякаль каныгу фактына беренче тапкыр тап булам.
Югары Тәкермән авылында үткән җыенда әлеге кешенең тәнкыйть белән сугарылган хатлары властька каршы эшләнә түгелме дигән борчылуын белдерелде бер чыгыш ясаучы.
Җирлек эшендә район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чыгыш ясады. Алар икесе дә җирлек башлыгы Алия Шәрипова эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Җирлек тормышыннан иң соңгы яңалык, ааылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча Татарстан конкурсында катнашып, ике авылда яшәүчеләрнең тырышлыгы белән җирлек өченче урынны яулады.
Җирлектә үткән җыен хакында тулырак газетабызның алдагы саннарында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев