Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коноваловка авылы җирлегендә күп милләтле халык гореф- гадәтләрне саклап яши

Милләтләр һәм дини мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы Коноваловка авылы клубында үтте.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы үтү уңаеннан аның эшендә район башкарма комитетының социаль эшләр буенча урынбасары Неля Бикеева да катнашты.

Утырышны район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев алып барды.

Коноваловка авыл җирлегендә милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы буенча Сәрия Билалова хисап тотты.

Бу җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеген руслар һәм татарлар тәшкил итә. Башка милләт кешеләре, шул исәптән үзбәкләр дә бар.

«Алты авылда төрле хәл булып тора. Әмма кеше арасындагы мөнәсәбәтләр тотрыклы һәм идарә ителешле»,  - диде "Минзәлә- информ"га Сәрия Билалова.

Чираттагы утырышта тагын өч мәсьәлә каралды.Һәр тема буенча нотык тотучылар утырышка әзерләнеп килүләрен күрсәттеләр.

Утырыш һәраакыттагыча эшлекле һәм конструктив шартларда үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев