Коноваловка авылы мәчетендә ифтар үтте
Рамазан аенда ураза тотучылар гына түгел, алдан нәзер- сүз биреп куючылар да аш мәҗлесе- ифтар үткәрә.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бу авылда да ифтарны өйләрендә үткәрүчеләр булган. Шакирьяновлар исә аны авылдашларын, кунаклар җыеп мәчеттә үткәрергә карар иткәннәр.Авыл мулласы Мулланур абыйны хөрмәтләп ифтарга районыбыз имам- хатыйбы Рәмзил хәзрәт тә килгән иде.Дога укуда үзәк мәчетнең активистлары да катнашты.
Флорис Шакирьянов:
-Бу айда гына түгел ,мөмкин булган саен игелек кылып яшәргә кирәклеген әти- әниләребез гел әйтеп үстерделәр. Муллабыздан рөхсәт алып, мәчеткә йөрүчеләр, чисталыкка битараф булмаучылар белән өмә үткәрдек- тирә- ягын җыештырдык, коймаларын яңадан буядык.Ифтар үткәрүдә булышкан һәркемгә хатыным Земфира белән рәхмәтебезне җиткерәбез.Сүз уңаенда искәртеп үтик, Шакирьяновлар гаиләсе мәчетне күтәрүдә зур өлеш кертте, хәзер дә ярдәменнән ташламый. Ифтардан соң әңгәмә барышында, бирегә еш кына юлаучыларның намаз укырга керүләре(авыл яныннан үткәндә карагыз- юлдан манарасы күренеп тора, төннәрен тагын да матур,чөнки яктыртыла) тахәрәтнәмә кирәклеге хакында сүз чыккач, бу эшкә үзенә алынырга туры килүен Флорис әфәнде аңлады бугай.
Рәмзил хәзрәт үз вәгазендә Мулланур абыйны районда хөрмәткә лаек дин эшлеклеләренең берсе дип олылады.Уразат тотуга ,тотмауга карамастан ифтарга килүчеләргә ислам динен хөрмәт иткән өчен рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев