Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коноваловка мәктәбендә укучылар саны артты

Баланс бик гади: тугызынчы классны өч укучы тәмамласа, беренчегә сигез бала килде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- инфом
Россия мәктәпләрендәге кебек, яңа уку елын ачу тантанасы Россия, Татарстан флагларын күтәрүдән башланды. Тәүге тапкыр бу мактаулы миссияне уку отличниклары башкарды.
Мәктәп директоры Азат Гәрәев сүзләренчә, атна саен флаглар күтәрү хокукы укуда, җәмәгать эшләрендә үзләрен күрсәткән укучыларга биреләчәк.
Миңа калса, мондый дәрәҗәле хокукны укытучыларга да бирергә иде, яки класска. Флаглар күтәрү горурлану хисе аша туган илгә, халыкка хөрмәт, нәтиҗәле тәрбия чарасы булачак әле!
Мәктәпкә тагын бер татар теле укытучысы алып, ике дәүләт телен дә яңа укыту стандартлары нигезендә алып бару мөмкинлеге тудырылган.
Коллективны яңа уку елы белән авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова һәм идарәче компания җитәкчесе Роман Коротин, ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы баш мөхәррире Илдус Шаһиев котлап, беренче класска керүчеләргә бик кирәкле әсбаплар тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев