Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коноваловка мәктәбе яңа уку елына әзер

Коноваловка мәктәбендә быел 57 бала белем алачак, Юртаудагы филиал балаларын да кушсаң сиксәнгә якынлаша.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Мәктәп директоры Азат Гәрәев бәйрәмгә бердәм килгән әти-әниләрне, укучыларны Белем бәйрәме белән котлап, үзенчәлекле шартлардагы яңалыклар белән таныштырды.
Быел мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә Николай Секунов һәм Васил Гыйләҗетдиновларның төзүчеләр командасы күп көч куйды. Ишек алдындагы брусчатка гына ни тора. Алар да балаларны бәйрәм белән котларга килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова бәйрәм котлауларын җиткергәннән соң сыерлы авылдашлары исеменнән электр көтүчесе операторы вазыйфасын башкарган укучыга бүләк тапшырды.
Азат Гәрәев:
-Быел беренче класска сигез бала килде.Унбер укучыбыз тугызны бетергән булса,аларны дүртәү генә алыштырды.Әмма икенче уку елына беренче класска да, тугызларга да бала саны артачак. Шуңа безнең мәктәп авыл җирендә иң зур мәктәп булып калуын дәвам итә.Укытучылар коллективы үзгәрмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев