Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коноваловка мәктәбендә парламент дәресе узды

Парламент дәресе Коноваловка авыл җирлеге башлыгы белән кызыклы әңгәмә рәвешендә барды

 

 Коноваловка мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан 7 һәм 8 сыйныф укучылары арасында "Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым!” дигән темага Парламент дәресе узды. 

Сәрия Билалова, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы:

- Елдан-ел яшьләр җәмгыятьнең сәяси тормышында активрак катнашалар. Балалар әлеге теманы өйрәнүгә зур кызыксыну белән карыйлар. Парламент дәресе кызыклы үтте, балалар бик күп яңалыклар белделәр. Дәреснең максаты укучыларга Конституциянең асылын аңлату, үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрне тирәнәйтергә ярдәм итү. Укучыларның мәгълүмати, танып-белү, социаль компетентлыгын үстерүгә ярдәм итү, сәяси культура формалаштыру процессына һәм актив гражданлык позициясенә ярдәм итү. Балаларны дәүләт хакимияте органнары системасы нәрсә ул, кем ул депутат, шулай ук аның вәкаләтләре нинди икән сораулар кызыксындырды.

 Укытучы-организатор Волкова Е.Ю. һәм тарих укытучысы Пучкова В.П. кызыклы викторина үткәрделәр, анда балалар үз хокукларын һәм бурычларын белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев