Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Коноваловка почта бүлекчәсе коллективы Күчмә Кубокка ия булды

ТАТМЕДИА АҖ "Мензеля- информ" ның баш мөхәррире, филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев Коноваловка почта бүлекчәсенә 2022 елның беренче яртысына район газетасын яздыру- тарату нәтиҗәләре буенча Күчмә Кубок тапшырды.

Илдус Шаһиев, Мензеля- информ

Ике авыл кешеләренә почта хезмәте күрсәтүче бүлекчәдә Эльмира Гимазова эшли. Ул начальник та, почтальон вазыйфаларын да башкара. Авыл кешеләре газетага әлләни күп язылмыйлар. Әмма бу почта бүлекчәсе район газетасын үткән елгы язылу дәрәҗәсеннән арттыра алган ике бүлекчәнең берсе ( икенчесе Хуҗәмәт авылында). Өстәвенә алар редакциянең альтернатив яздыру хезмәте белән кискен конкуренция шартларында эшлиләр. Бу авылларда газетага яздыру- тарату бөтенләй бетү чигенә җиткәч, редакция бу функцияләрне үз өстенә алган иде. Авылдагы ике кибеттә дә газета сатабыз. Безнең белән хезмәттәшлек иткән кибет хуҗаларына, сатучыларга бик рәхмәтле без!!! Альтернатив (өстәвенә бәясе дә арзан) һәм ваклап сату хезмәтен киңәйтә барабыз.Бүгенге көндә почта аша тарату белән иң җитди ситуация Матвеевка авылында. Заманында район үзәге булган авылда шундый ситуация чыгар дип кем уйлаган.

Эльмира Гыймазова:

-Минем хезмәтемне күреп, зурлаган редакция коллективына бик зур рәхмәт.Тагын да тырышып эшләргә туры килә инде.Коноваловка, Белопахотный авылы кешеләре белән бергәләшеп, подписчиклар санын арттырырбыз дип ышанам.

Исегезгә төшерәбез, район газетасына язылу чорында икенче тапкыр "Почтальоныңа ярдәм ит" акциясе оештырабыз. Үзегезнең почтальоныгыз җиңсен, ә сез газеталы булсын өчен "Минзәлә- Мензеля" язылырга кирәк.Беренче ярты еллык йомгаклары буенча ике кыйммәтле бүләк тапшырган идек. Икенче ярты еллыкка йомгак 2022 елның октябрь аенда ясалачак.Киләчәктә дә бергә калыйк!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев