Коноваловкада волонтерларны хөрмәтләделәр
Коноваловка авыл җирлеге волонтерлары фронтка 200 маскировка челтәре үрделәр
Шул уңайдан авыл клубында актив катнашучыларны хөрмәтләү үткәрелде.
Николай Секунов һәм Сәрия Билалова чәй өстәле оештырдылар.
Җылы әңгәмә барышында укучылар, патриотик акциядә актив катнашучылар Җиңү бәйрәменә багышлап җырлар башкардылар, биеп күрсәттеләр- 9 Май алдыннан үзенә күрә бер репетиция дә булды.
Чәй өстәленә авылдашлары Рәүф Низаметдинов, Александр Рейценштейн да чакырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев