Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Корал эшли, тыңлаучан мактала

Әтрәкле паркын, авыл үзәген тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәрү хакында бер хәбәр урнаштырган идек инде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Икенче өмәдә катнашкан, хуҗалыкта күп еллар эшләп пенсиягә чыккан, Альбина Нургалиева сүзләрен укучыларыбызга җиткерергә булдык.

-Хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов һәм җирлек башлыгы Рөстәм Газизҗановларның авылны матур итеп тотар өчен җан атып йөрүләрен күргәч, үземнең өлешемне дә кертергә булдым.Бәйрәмгә килгән кунакларның соклануын тоеп тору үзе бер рәхәтлек өстәячәк бит. Бүгенге өмәдә пенсионерлар гына түгел, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар, өйдә булган читтә эшләүчеләр дә хезмәт куйды.Корал эшли, тыңлаучан мактала дигәндәй, авылны төзек тотуда өлеш кертүдә берәү дә читтә калмас дип уйлыйм.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, Әтрәкледә Авыл җыены 4 июнь көнне 14 сәгатьтә башлана.

Илсөяр Бәдретдинованвң җырларга киләчәген ишеткән һәркем бу авылга юл тотачак.Кунакларның күп буласын тойган хуҗалык җитәксесенең паркта гына түгел, авыл урамнарында да идеаль чисталык ясарга омтылуын авыл халкы да аңлап кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев