Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коронавирус аркасында гадәттән тыш режим кертелде

11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) дөньяда COVID-19 пандемиясен игълан итүе дә хәлнең нинди дәрәҗәдә җитди булуын күрсәтә.

Татарстанда да коронавирус таралу куркынычына бәйле рәвештә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

“Бездә хәл тыныч, паникага бирелергә ярамый. Берничә көн элек Италиядән  Яр Чаллыга, Әлмәткә, Казанга кайткан туристлар бар. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмас өчен саклык чаралары күрергә кирәк. Коронавирусның сулыш юллары аша йогуы мәгълүм. Әмма вирусны теләсә нинди дезраствор белән юкка чыгарырга була. Иң беренче чиратта шәхси гигиена таләпләрен үтәргә:әледән-әле кулны юарга, үзең белән кулны йогышсызландыра торган средстволар йөртергә кирәк. Мин шуны тәкъдим итәм: кулларга сиптерү өчен антибактериаль гель сатып алырга кирәк. Кеше күп йөргән урыннарда, транспортта саклык чараларын күрегез. Бер тапкыр кулланыла торган салфеткалардан файдаланыгыз, ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз-борынны каплагыз. Кәрәзле телефоннарыгызны, эш урыннарында – клавиатура, смартфон экранын, өстәл һәм ишек тоткаларын ешрак сөртеп торыгыз, дип киңәшләрен бирде комиссия әгъзасы, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин.

ТР министрлар кабинетында видеоконференция режимында  ресупбликаның санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясенең утырышында яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрү мәсьәләләре турында сүз барды.

Минзәлә районында да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева җитәкчелегендә 11 кешедән торган санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе төзелгән.

“Без Роспотребнадзор җибәргән карарга нигезләнеп эш итәбез. Кеше үз- үзен сакларга тиеш. Бигрәк тә үзеңне, шулай ук якыннарыңны куркыныч астына куймас өчен чит илләргә чыгуны кичектерергә  тиеш.Махсус режим чорында массовый төстә үткәрергә планлаштырылган мәдәни, спорт чараларын кичектереп торырга туры киләчәк, дип ассызыклады комиссия рәисе,район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева вирустан саклану чаралары турында сөйләгәндә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев