Коронавирус Татарстанда юллар төзү һәм ремонтлауга комачаулык тудырмас
Республика күләмендә финанслау белән кытлыклар булмаячак, эшләр саклану чаралары кулланылып үткәрелә.
(Минзәлә, Илшат ВАГЫЙЗОВ, “Минзәлә-информ”) Коронавирус белән килеп туган вәзгыять республикада юллар төзү һәм ремонтлауга бернинди тискәре йогынты да ясамаячак. Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында юл эшләре башлану турында видеокоференция режимында уздырылган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әнә шул хакта белдерде.
- Барлык программалар да эшләвен дәвам итә, финанслар белән кытлык юк, эшләр Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән махсус режим саклап башкарыла, диде министр.
Республика күләмендә быел 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк. М-7 трассасын реконструкцияләү дәвам итәчәген дә хәбәр итте министр.
Брифингтан соң без район күләмендә башкарылачак эшләр планы хакында сорау белән Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур төзелеш буенча урынбасары Дмитрий Чухланцевка мөрәҗәгать иттек.
- Алдагы 3 ел дәвамында Минзәлә районында “Минзәлә - Боерган” – Гөлек юлын реконструкцияләү (гомуми озынлыгы 4,6 км), 2 елда – Минзәлә - Рус Каран-Тугаш юлына (якынча 7,3 км), М-7 трассасы-Иске Матвеевка юлына (10,65 км) капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шулай ук алдагы ике елга планнарда Иске Мунча авылы янында Минзәлә елгасы аркылы күпер төзү һәм М7 – Яңа Александровка- Тулбай юлында Ашпалинка елгасы аша күперне реконструкцияләү планы бар. Быелгы планнарда - Тулбай авылы янында гидротехник корылманың капиталь ремонты, дип хәбәр итте ул.
Район төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге җитәкчесе Евгений Басков хәбәр итүенчә, быел “асфальт өстендә асфальт” Минзәлә районы торак пунктларының асфальт-бетон өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча 1,3 км, юл-урам челтәрен ремонтлау (өслекнең күчмә тибы) – 2,2 км, юл фонды буенча 1,17 км да эш башкару планлаштырыла. Юл хәрәкәте иминлиген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итәчәк.
Региональ программа нигезендә 0,350 км да М7 – Яңа Александровка – Тулбай юлын капиталь ремонтлау, 1,7 км да М-7 – Югары Тәкермән – Түбән Тәкермән юлын да төзү планга кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев