Коронавирусның яңа очраклары ачыкланып тора
Яңа коронавирус инфекциясе белән хәлләр элеккегечә үк киеренке.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева санитар-эпидемиягә каршы республика штабының чираттагы утырышын уздырды.
Яңа очракларның үсеш темпы атна эчендә 0,5-0,6% тәшкил иткән. Роспотребнадзор белгечләре зур эш алып бара. Бер атна эчендә 651 объект тикшерелгән, шуларның 51ендә коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча таләпләрне бозу очраклары ачыкланган, 59 беркетмә төзелгән. Минзәләдә дә рейдлар дәвам итә.
Ләйлә Фазлыева шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау мөһимлегенә аерым игътибар итәргә чакырды:
–Барыннан да элек санитар-эпидемиологик хәлне контрольдә тотарга, битлек кияргә, кулларны антисептиклар белән юарга һәм эшкәртергә, шулай ук социаль дистанцияне сакларга кирәк – бу таләпләр барыбыз өчен дә, диде ул.
Районның санитар-эпидемиягә каршы штаб утырышында барлык милек рәвешендәге предприятие һәм оешма җитәкчеләренә коллективларда коронавирус, грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәүне тәэмин итәргә, рейдлар үткәрүне дәвам итә кирәклеге янә бер кат искәртелде.
Шул уңайдан риск төркеменә керүче кешеләр (болар медицина, мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук 65 яшьтән өлкән булган кешеләр ) исемлеген барларга йөкләнде.
–Безнең районда мондый төркемдәге кешеләрнең исемлеге бар. Грипп һәм ОРВИга каршы прививка ясату мәсьәләсендә табиблар киңәшенә колак салырга кирә, – диде район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Әсәдуллин. Сүз уңаенда, авыр хәлдәге авырулар өчен ачылган госпитальнең тулы булуы әйтелде. Әмма ковид диагнозы куелган очраклар әлегә юк.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев мәктәп һәм балалар бакчаларында санитар таләпләрнең катгый үтәлүен, хәлнең тотрыклы булуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев