Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Коррупциягә каршы көрәш бердәмлек һәм ачыклык таләп итә

Минзәләдә “Ялкын” яшьләр үзәгендә коррупциягә каршы көрәш комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Район аппараты Советы җитәкчесе Аида Биктимерова, утырышны ачып:

- Һәр оешмада әлеге яман күренешкә каршы профилактик чаралар алып барылырга тиеш. Прорфилактик эшнең алып барылуына һәр җитәкче персональ җавап бирә, - дип искәртте.

Минзәлә районы Иҗтимагый советы җитәкчесе Гөлфия Хәлимова әлеге оешма тарафыннан хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча лып барылучы эшчәнлек белән таныштырды.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү системасында коррупция куркынычларын профилактикалау турында доклад белән чыгыш ясады.

Аның докладын шәрехләп, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев уку йортларында “ышаныч тартмалары” урнаштыру, мәктәпләрдә законсыз акча җыюларны булдырмау, укучыларны 10 сыйныфка кабул иткәндә дискриминация күренешләренә юл куймау мөһимлеген искәртте.

 Үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Мөбәрәкшин:

- Район хастаханәсендә коррупцион күренешләргә юл куймау, аңа карата түзеп тормау тәрбияләү буенча системалы эш алып барыла. Шул ук вакытта әгәр гражданнар  тискәре күренешләргә тап булсалар, социаль челтәрләрдә негатив тулы һәм конкрет булмаган комментарийлар калдырганчы, кабул итү көннәрендә килеп, үзләренең гозерләрен әйтсәләр иде, - диде.

Район советы оештыру бүлегенең  юридик секторы мөдире Антонина Петрова 2022 елгы норматив-хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Ленар Минһаҗев гражданнарны, төрле оешмаларның җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары белән тагын да тыгызрак   хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев