Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

​​​​​​​Күпчелеге Үзбәкстаннан килгән

2020 елда 360 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграцион учетка куелган. 2019 елда әлеге күрсәткеч 599 булган.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәләгә чит ил гражданнары кайсы илләрдән күбрәк киләләр соң?

Галина Плотникова, Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең миграцион пункты начальнигы:

– Чит ил гражданнарының күпчелеге түбәндәге илләрдән килгән: Үзбәкстаннан (225), Әрмәнстаннан (47), Әзербайҗаннан (19), Таҗикстаннан (17), Казахстаннан (11). Чит ил гражданнарының күпчелеге (68,3 проценты) хезмәт эшчәнлегенә бәйле максат белән килгән.

Яшәү төре буенча Минзәлә районында 58 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат яши (2019 елның шушы чорында әлеге күрсәткеч 38 иде). Үзбәкстаннан килүчеләр – 15, Украинадан 14, Әрмәнстаннан – 8, Әзербайҗаннан – 3, Казахстаннан – 7, Молдовадан – 6, Тажикстаннан – 4, Мисырдан –1. Шуларның 32се вакытлыча яшәүгә рөхсәт буенча яши. 2019 елда аларның саны 25 иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев