Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кучканканың яр буе тагы да чистарынды

Шәһәребездәге инешләрнең, яр буйларының торышына, чисталыгына битараф булмаган минзәләлеләр шәһәребезнең Кучканка яр буенда үткәрелгән өмәдә катнаштылар.

Өмәдә катнашучылар эшкә керешкәнче, иң башта әлеге инешнең матурлыгына сокланып карап тордылар. Көн эссе булгангадыр, инеш буенда ял итүче бала-чага, чыр-чу килеп инештә коена. Инешнең бер читендә, камышлыклар буенда, ялгыз үрдәк йөзә. Ул нигәдер борчыла кебек. Өмәгә килгән мәктәп балалары су өстендә, яр буенда ташлап калдырылган буш шешәләрне күргәч, үрдәкнең ни өчен борчылганына тиз төшенделәр. Шуңа күрә тиз генә кулларына эш перчаткалары киеп, яр буендагы чүп-чарны җыештырырга  керештеләр.

Рушания Зиязиева, 2 нче урта мәктәпнең экологик үзәк җитәкчесе:

–Без өмәгә 8А сыйныфы укучылары белән килдек. Балалар бик тырышып эшләделәр.  Яр буена кайсыдыр йорттан берәү эчергән алмалар чыгарып салган. Аны үзеңнең бакчаңда чокыр казып, шунда салырга булмыймы, дип сорау бирделәр.Үзләренең эшләренә сокланып карап тордылар, үзенчәлекле табигать фонында фотоларга төштеләр.Безнең мәктәп укучылары, ТОС җитәкчеләре белән бергәләшеп, башка акцияләрдә дә теләп катнашалар. Садак елгасы яр буен җыештыруда да актив катнаштылар. Тирә-якта матурлык тудыру өстенә, балаларны чисталыкка өйрәтүдә, табигатебезгә сак караш булдыруга да файдасы зур мондый өмәләрнең.

Ләйлә Сафина, Катя Липина, Олеся Митюшкина, 8А сыйныфы укучылары:

–Яр буен чистартуда катнашу безгә рәхәтлек бирә. Чисталыкны үзебезнең куллар белән булдыру үрнәген күрсәтәбез! Моны башкалар да булдыра ала! Әгәр башка шәһәргә баргач, анда чүп-чар күрсәк, безгә бер дә күңелле булмас иде. Шуңа күрә шәһәребез кунаклар өчен дә матур булып күренсен. Ә Кучканка аша күпләр үтеп йөри. Аның яр буен тагын да матуррак, төзекләндерелгән итеп күрәсебез килә!

Евгений Поляков, “Чиста шәһәр” эшчесе:

–Без энем Андрей белән  яр буенда үскән чүп үләннәрен чабарга килдек. Без дә әлеге акциягә кушылып, хезмәтебез белән яр буе чисталыгына өлешебезне кертәбез.

Лариса Горячева, 2 нче санлы ТОС җитәкчесе:

–Шәһәребездәге барлык ТОС җитәкчеләре дә күмәкләшеп әлеге өмәгә килдек. Быел биредә берничә тапкыр өмә оештырылды, барысында да катнаштык. Яр буен җыештырганда сөйләшеп, алга планнар турында да гапьләштек. Гомуми эш өчен халык белән властьтагылар кулны кулга тотынышып, бердәм булып эшләгәндә яңа уй-хыялларга нигез бәлки шулай салынадыр да. Инешләр, яр буе өмәләрендә халык тагын да активрак катнашсын иде диясе килә. Югыйсә, инешләребез, елгаларыбыз шәһәргә матурлык өсти. Аларны чисталыкта тоту үзебездән тора. Яр буйларына үз ихаталарыбыздан чүпләрне чыгармаска, ял иткәннән соң чүп калдыклары калдырмаска – болар һәркайсыбызның гадәтенә әйләнсен иде.

Надежда Митюшкина, Азин урамында яшәүче:

–Безнең урамда яшәүчеләр дә әлеге елгачыкның торышына битараф түгел. Без 20 ел шушы урамда яшибез. Инеш якынча 3 метр тирәнлектә. Элек биредә чишмәләр ага, ә без аннан эчәргә су ала идек. Анда 10га якын чишмә тибә. Шуңа күрә анда балыклар да бар. Биредә балык тотучылар да күп була. Минем оныклар биредә су коенырга яраталар, ял иткән арада аларга чүп капчыклары тоттырам, чүпләрне җыеп алалар. Күршебез, эшмәкәр Виталий Ефремов июнь аенда үзенең эшчеләре белән биредә өмә үткәрде. Икенче күршебез Аркадий Николаев Владивостоктан ялга кайткан улы Александр белән басма ясап куйдылар.

Безнең өстәмә

Кучканка инешенең яр буенда өмә “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә территориаль бүлекчәсенең “Чиста шәһәрне үз кулларыбыз белән булдырыйк!” дигән проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Әлеге өмәдә 50дән артык минзәләле катнашты.

Фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев