Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Куян авылы зиратында күмәк көч белән өмә үткәрелде

Өмәдә ялга кайткан мобилизацияләнүче дә катнашты

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Традиция буенча яз башында Минзәлә районы Куян авылы зиратында күмәк көч белән өмә үткәрелә. Быел да искәрмә булмады.
Өмәнең оештыручыларның берсе, танылган көрәш тренеры Рәмзил Бәдриев (фотода):
- Һава торышы бик әйбәт булмаса да,  20 ләп кеше катнашты. Иң сөенечлесе, ялга кайткан мобилизациянгән авылдашыбыз Ленар да бар иде. Өмәдән соң авыл клубында аның белән очрашу үткәрдек. Авылдашлар тарафыннан әзерләнгән өстәл артында чәй белән сыйландык, - дип хәбәр итте.


Өмәдә төп эш - зираттагы агачларны кисеп, турап, өеп кую булды.

Реклама

Куян авылында яшәүчеләр 6 майда зиратта тагын өмә оештырырга планлаштыралар.
- Ир-атлар моторлы пычка (шулай ук бензин белән май), балта, хатын-кызлар тырма алып килсә, яхшы булыр, - ди Рәмзил Бәдриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев