Реклама
Көн темасы
Куян авылында авылдашлар җыены алдыннан урамга таш җәелде
Таш сатып алуга үзара салым акчасы тотылды
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Таш җәелгән урам авыл йөзенә яңару өстәү белән беррәттән, төрле якка таралышкан авылдашларның күңеленә дә оптимизм өстәде.
"Авыл урамына таш җәюне Хәмзә Гыйләҗетдинов күтәреп чыккан иде. Былтыр юл полотно күтәртелеп, урамның бер өлешенә таш салган идек. Авыл халкы үзара салымны күбрәк суммага җыеп, быел бик тә кирәк булган урам юлын ныгыттык",-дип хәбәр итте "Минзәлә- информ"га Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина.
Беренче июль көнне авылдашлар тагын җыела. Урамга таш салыну, зират чистартуны күмәк көч белән башкару мөмкиглеген күргән кешеләр авылны алга таба да төзекләндерү буенча фикер алышачаклар. Очрашуга бәйрәм төсмере өстәләчәк. Сценарий төзелгән: бергә очрашкач, традицияләрне яңартып, төрле уеннар үткәреләчәк. Анда барлык буын вәкилләре катнашачак.
Оештыручылар авылда яшәүчеләрне, кунакларны беренче июльдәге бәйрәмгә милли киемнәрдән килергә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев