Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Куян авылында махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илсур Кашапов белән авылдашлар очрашуы узды

Аның белән очрашуга 150 дән артык кеше килгән иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә Минзәлә районы Куян авылының ике батыр улы: Илсур Кашапов һәм Ленар Мусин хәрби бурычларны үтәүдә катнаша. Июнь аенда Илсурның чираттагы ялга кайтканын белгән авыл халкы үз герое белән якыннан танышу максатыннан очрашу уздырды. 

Очрашу ачык һавада — клуб янындагы мәйданда узды. Куян һәм Әхмәтовка авыл кешеләре үзара салым акчасына мәйданга урындык-эскәмияләр, өстәлләр һәм өсте ябулы корылмалар ясап куйган. Очрашуны уздыру өчен киткән чыгымнарны каплау, бүләкләр алу өчен дә авыл халкы үзе акча җыйган.

Илсурны мәйдан уртасына чакырып чыгарып, Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина һәм әлеге очрашуны оештыручы, авыл активисты Гөлия Бәдриева авылдашлары исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шундый кыю ул үстергәне өчен әнисе Гөлүзәгә, Ленар Мусинның гаиләсенә дә рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр бирелде. 

Авылдашларының үзенә һәм гаиләсенә карата шундый хөрмәт күрсәтүенә күңеле булган Илсур рәхмәтен белдерде .

Очрашуда бүгенге көндә Аю авылында гомер итүче, күп еллар элек Куян авылында укытучы булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнҗан Гатауллин да катнашты. Оештурчылар аңа да рәхмәт сүзләре әйтеп, бүләк тапшырды. 

Куян авылы кечкенә генә авыл булса да, анда иҗатка гашыйк, киң күңелле һәм бердәм халык яши. Шушы авылда туып-үскән Назима Галләмова музей оештырып йөри. Очрашуга кайтучылар зур кызыксыну белән тулыланып килүче музей белән танышты. Авыл халкы кунакка кайткан язучылар: Зифа Кадырова, Роза Хәмидуллина, Айрат Шәйхетдинов, Гөлнар Әхмәтшина белән дә очрашып аралашты, автографлар алды, төрле спорт һәм милли уеннарында катнашты, күптән очрашмаган күршеләре, сыйныфташлары, дуслары белән хәл-әхвәл белеште.

Очрашуны оештыручылар бүгенге көндә Куян авылында гомер итүче кешеләргә дә махсус бүләкләр әзерләгән иде. Һәм әлбәттә, алар моңа лаеклы.

Авыл кешесен борчыган проблемалары да юк түгел: ул – эчә торган суның булмавы һәм авылга керә торган юл. Авыл коесын төзекләндереп, юлга вак таш булса да җәйсәләр иде дигән теләктә яши авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев