Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күпбалалы әни Венера Бикмөхәммәтова Минзәлә районында 10 ел комбайнчы булып хезмәт куя

Миңа калса, һөнәр ир-ат яки хатын-кызныкына бүленми. Әгәр кулыннан бу эш килә, теләге бар, хезмәте өчен акча түләнә икән – нигә әле эшләмәскә. Районыбызда 10 ел комбайнчы булып хезмәт куючы Венера Бикмөхәммәтовага да мин гаҗәпсенеп түгел, сокланып карыйм. Әлеге яшь һәм чибәр, тәвәккәл һәм тырыш күпбалалы әни кеше ихтирам һәм хөрмәт уята.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”).

Техникага булган кызыксыну балачактан килә

Венера Минзәлә районы Мортыштамак авылында туып-үсә. Әти-әнисе көннәр буена диярлек колхоз эшендә: берсе тракторда, икенчесе – фермада эшли. Ихатада мал-туар күп, күрше Кадрәк авылына җәяүләп укырга барып кайтканнан соң, гаиләдәге ике кызга – апасы Валентина белән Венерага да эш җитәрлек була хуҗалыкта. Әтиләре Әзһәм Җәләлетдинов Татарстанның атказанган механизаторы. Еш кына кызлары да, аның белән трактор кабинасына утырып, басуга чыга. Техникага кызыксыну да шул чакта салына Венера күңеленә.

Комбайн йөртү – машина йөртү генә түгел

Венера Бикмөхәммәтова башта ире Илгиз Бикмөхәммәтов белән бергә 2007 нче еллар тирәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый.

–Ул вакытта комбайнчыларның ярдәмчеләре була иде. Бары тик яхшы ярдәмче булганда гына эшләр көйле бара. Беркөнне ирем миңа “әйдә, миңа ярдәмче булып эшкә чык” диде. Башта ачкыч кына биреп тордым, соңыннан руль артына утырдым. Илгизне инженер итеп куйгач, "Дон-1500" комбайны миңа калды. Җиде ел шул комбайнда эшләдем, соңгы өч елын “Акрос” комбайнында хезмәт куям. Балалар кечкенә вакытта аларны Түбән Кама шәһәрендә яшәүче кайнатам белән кайнанам җәйгелеккә кайтып карап торды. Ә хәзер инде зурлары кечкенәләрен карый, – дип эше хакында да, гаиләсе хакында да сөйли Венера ханым.

Комбайннан кала ул машина да йөртә. Тракторчы-машинист таныклыгын исә 2009 елда алган булган.

“Органик-Групп” таркалгач, аның бер өлешеннән “Рус” хуҗалыгы оеша. Венера шунда бер комбайнда Югары Тәкермән егете Фирдәвес Юмаев белән “Акрос” комбайнында эшли. Күрсәткечләре дә начар түгел, 19 мең центердан артык уңыш суктырып алганнар.

–Напарнигым бик яхшы кеше. Ышанычлы. Комбайн ватыла калса, ремонт эше белән күбрәк ул шөгыльләнә. Ә вак-төяк ватылуларны үзем дә көйләп куя алам, – ди хезмәттәше хакында Венера.

Комбайн йөртү – машина йөртү генә түгел. Биеклектән курыккан кеше аның кабинасына да күтәрелеп җитмәскә мөмкин. Тиккә генә комбайнны “кыр корабы” димиләр шул...

–Машина белән комбайн арасында әлбәттә аерма бар. Комбайнны арткы тәгәрмәчләре кирәк якка бора, борылу өчен габаритларны да исәпкә алырга кирәк. Аннан соң басулар да тигез генә түгел бит, таулы җирләр дә була. Андый җирләрдә бик тә игътибарлы булырга кирәк. Кабинада бөтен нәрсә автомат, кнопкага гына басасы, техникада проблемалар булса, экранга чыга, сигнал бирә. Кондиционерга хәтле бар. Тәрәзә һәм ишекләрнең җилемнәре бушаган, тузан керә... шул гына. Ә башка бернинди проблема да юк, – ди Венера кабина эчендәге приборлары белән таныштырып.

Венера көллияттә укып, юридик белем алган белгеч. Ләкин әлеге һөнәр буенча эшләмәдем һәм эшлисем дә килми, ди ул.

–Җәйнең җиткәнен, игеннәрнең өлгергәнен зур түземсезлек белән көтеп алам. Минзәлә районының табигате искиткеч бит аның. Ә кояш нурында тулышып пешкән алтын бөртекле, уңдырышлы басулары һәркемне әсир итәрлек. Шул матурлыкка комбайн тавышы да кушылса, күңелләр тулып китә, үзең дә сизмәстән җырлап җибәрәсең, – ди үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән Венера.

–Ир-атлар коллективында үзегезгә генә эшләве авыр түгелме? Ирегез көнләшмиме?

–Юк, көнләшү юк. Моңа сәбәп тә юк. Безнең отряд егетләре миңа күнекте инде, алар бит эштә миңа хатын-кыз итеп түгел, ә хезмәттәш итеп карыйлар, – ди Венера.

Әти, әни һәм дүрт кыз

Ире Илгизгә ярдәмче булып чыкканда дүрт һәм өч яшьлек кызлары Фәридә белән Фәрия генә була, соңыннан аларга иптәшкә тагын ике кыз – Фәзилә белән Дилбәрне алып кайтырга өлгерәләр. Инде менә өлкәннәре үсеп җитеп кул арасына керә һәм кечкенәләрне карый. Әтиләре Коноваловка авылындагы “Камский Бекон”да экскаваторчы булып эшли, әниләре – басуда, уңыш суктыруда. Хуҗалыктагы маллар, кош-корт җәй айларында кызлар җилкәсендә.

–Балаларыбыз бик акыллы. Эшчән, тырыш, сүз тыңлаучан. Зурлары – Фәридә белән Фәрия Түбән Камада нефть химиясе һәм эшкәртүче һөнәренә укыйлар. Фәридә группаларында бердәнбер отличник. Фәзилә белән Дилбәр исә Югары Тәкермән мәктәбендә белем алалар. – ди балалары хакында күпбалалы әни.

Ир-ат булса, ишеген ачып сикерер иде, ә Венера...

Венера ханым менә өч ел инде “Акрос” комбайнында Фирдәвес Юмаев белән бергә хезмәт куя. Аяз көннең бер минутын да сарыф итмичә иртәдән кичкә кадәр бертуктаусыз уңыш суктыралар алар.

–Хатын-кыз белән эшләүнең бер авырлыгы да юк. Ул миңа, мин аңа ышанам. Венера үз эшенә җаваплы карый, төгәл, үз эшен белеп эшли. Рульдә йөрергә ярата. – дип хезмәттәше хакында үз фикерен белдерде Фирдәвес абый да.

“Рус” хуҗалыгы белгече Илфак Мәүҗиев тә авылдашы һәм хуҗалык хезмәткәре Венера хакында яхшы фикердә.

–Венера комбайнчы һөнәренә җанын-тәнен биреп эшли. Хәтта авырлы вакытта да бу эшеннән туктамады. Тәвәккәл. Безнең Югары Тәкермән басуында Биек түбә дигән тау бар. “Дон” комбайнында эшләгән вакыты. Менеп китте Венера шунда комбайны белән. Иң биек җиренә менеп җиткән иде, сүнде. Комбайн артка китә башлады. Бу хәлне күреп алдым да, тауга таба чаба башладым, ничек тә булса ярдәм итеп булмас микән дип. Ярты тауны төште дә “шатырт” итеп кабызды. Комбайнын алга таба борды да, тау итәгеннән суктырып китте. Югалып калмады. Аның урыныда берар ир-ат булса, ишеген ачар иде дә сикерер иде.

Венера эшкә нык булса да, күп сүз куертып торырга яратмый. Өеннән килә дә, комбайнга менеп утыра, ә комбайннан төшү белән өенә ашыга. Өйдә аны яраткан күпбалалаы гаиләсе көтеп тора.

(Гаилә белән төшкән фотолар гаилә архивыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев