Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Куркыныч рекордта минзәләлеләрнең дә өлеше бар

Соңгы тәүлектә Татарстанда 252 кеше коронавирус йоктырган.

Илдус ШАҺИЕВ, “Минзәлә-информ”

Андыйлар республикабызның 25 районында бар. Минзәләдә бүген берәү, кичә өчәү иде. Госпиталь бушамый, өйдә ятып чирләүчеләр арта бара...

Вакцина ясатучылар саны арта барса да, (9 ноябрь 14 сәгатькә вакцинаның беренче компонентын алучылар саны 11304 кә җитте. Бу – вакцина үтәргә тиешле кешеләрнең 64.1 проценты. Гомуми иммунитет булдыру өчен 18 яштән  өлкәнрәкләрнең 80 проценты прививка ясатырга тиеш) өлкән яшьтәге минзәләлеләр вакцина ясатырга ашыкмыйлар әле. Мең төрле сәбәп табыла. Вакцина ясатып кына районда, республикада, Россиядә коллектив иммунитетка ирешеп булуы хакындагы хакыйкатьне кайберәүләр һаман ишетергә теләмиләр.

Үлүчеләр арасында вакцина ясатырга теләмәүчеләр булуын күреп, ишетеп торабыз, юкса!

Хәзер инде вакцина ясатырга чират зур дип зарлана башладык. Аптырарсың, билләһи. Алданрак ясатырга иде. Без үзебезгә каршылык тудырып, шуңа зарланып үтү психологиясеннән котыла алмыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев