Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Куркынычсызлыкны тәэмин итүдә формализмга урын юк

Профилактика субъектларына Минзәлә районының террорчылыкка каршы комиссиясе карарларын үтәмәгән өчен җаваплылык турында искә төшерделәр.

Республика көне, Белем көне якынлаша. 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Болар барысы да террорчылыкка каршы саклану чараларына аерым игътибар бирүне, шулай ук терактларны булдырмау, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә.

Сайлаулар барышында җәлеп ителгән объектларның террорчылыктан сакланышын көчәйтү чаралары турында полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Илгиз Латыйпов чыгыш ясады. 

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимовның чыгышы мәгариф объектларында террорчылыкка каршы куркынычсызлык торышына багышланды. Терактларны булдырмау һәм укучылар арасында экстремистик идеологияләрнең таралуына юл куймау буенча күрелә торган чаралар белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова, Минзәлә педагогика көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы Лилия Черезова, Минзәлә медицина училищесы директоры Раушания Бәдретдинова таныштырдылар. 

Прокурор ярдәмчесе Руслан Нургалиев тикшерү барышында мәгариф һәм мәдәният объектларының иминлеген тәэмин итү буенча ачыкланган хокук бозуларны бетерү кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәмәгән өчен җаваплылык турында искәртте.

Район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Марк Токарев та утырышка йомгак ясап, әлеге эштә формализмга урын юк икәненә басым ясады.
— Алда иҗтимагый әһәмиятле чаралар. Шулай ук, 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Экстремизмга — Юк» айлыгы үткәреләчәк. Профилактика субъектлары бу эшкә җитди карарга тиеш, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев