Реклама
Көн темасы
Кызыксыну булганда
Февраль аеннан башлап Татарстанда балалар бакчаларында республикабызның дәүләт телләрен өйрәнү буенча яңа белем бирү программасын тормышка ашыру башланды. Аның нигезенә укытуның яңа методикасы салынды. Балаларны, мөмкин ка- дәр, теоретик өлештән аерып, акцентны тере сөйләм теленә ясыйлар. Алар рус һәм татар телләрен филологик дисциплина буенча түгел, ә аралашу чарасы буларак җиңел...
Февраль аеннан башлап Татарстанда балалар бакчаларында республикабызның дәүләт телләрен өйрәнү буенча яңа белем бирү программасын тормышка ашыру башланды. Аның нигезенә укытуның яңа методикасы салынды.
Балаларны, мөмкин ка- дәр, теоретик өлештән аерып, акцентны тере сөйләм теленә ясыйлар. Алар рус һәм татар телләрен филологик дисциплина буенча түгел, ә аралашу чарасы буларак җиңел уен формасында үзләштерәчәкләр. Барлык балаларның да ике телдә дә сәйләшә белүләре мөһим.
Яңа программа мәк- тәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе белән башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлыкны күздә тота. Яңа алымның максаты шунда, башлангыч мәктәпне тәмамлаган барлык балалар да ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшергә тиешләр. 4-5 яшьлек балалар өйрәнә торган телдә (татар телендә сөйләшүчеләр - русча, рус телендә сөйләшүчеләр - татарча) 62 сүзне белергә тиеш, дип көтелә. 4 нче сыйныф- тагы баланың сүзлеге кимендә 1167 сүздән торуына ирешү күздә тотыла. Ни өчен укучыларның хәзинәсендә шуның кадәр күләмдәге сүз булырга тиеш соң? Монда дөньядагы телләрне өйрәнү методикасы нигез итеп алынган. Бу сүзлек бүгенге көндә гамәлдәге программа таләп итә торганга караганда ике тапкырга диярлек азрак. Шушы "бер урында таптанып", күп тапкырлар кабатлый торгач, автомат рәвешкә җиткерелеп, сүзләрне яхшырак хәтердә калдыруга ирешелә.
Программада муль- тимедиягә, уеннар, әкиятләр, мультфильмнар ярдәмендә өй- рәтүгә, Интернетның мөмкинлекләрен файдалануга басым ясала. Яңа программа өчен махсус 45 анимацион сюжет эшләнгән, алар балаларга татар һәм рус телләрендә аерым сүзләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә; 8 танып белү тапшыруы - алар ТНВ каналында һәр якшәмбедә 9.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылачак; татар телендә 5 мультфильм (алар министрлыкның сайтында бар инде); музыкаль әкиятләр һәм балалар җырлары белән 3 компакт-дисктан торган комплект. Моннан тыш 8 популяр мультфильмның: Гав исемле песи турында, Винни-Пух һәм аның дуслары, арыслан һәм ташбака турында, шулай ук Золушка турындагысын татар актерлары башкаруында тыңларга була. Әлеге мультфильмнар безнең редакциядә дә бар. Сатып алырга теләге булганнарга символик бәягә күчермәләрен ясап бирәбез.
Безнең районда 8 нче "Кояшкай" балалар бакчасы дәүләт телләрен өйрәнү буенча эксперименталь уку-методик мәйданчыгы булып тора. Татар теленә өйрәтү буенча югары категорияле тәрбияче Люзия Фәррахова белән өлкән тәрбияче Светлана Петрова ике теллелек шартларында яңа материал белән эшләү өчен тәрбиячеләрне әзерләүнең махсус курс- ларына Казанга бардылар. Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарларында алар үзләренең шушы курс- ларда алган белемнәре белән уртаклаштылар. 8 нче "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре яңа программа буенча агымдагы елның сентябрь аеннан эшли башлыйлар, хәзер моңа әзерлек эшләре бара.
Эш башланды, аның нәтиҗәсе тәрбияче- ләрнең, балаларның һәм, әлбәттә, ата-аналарның ничек эшләүләренә бәй- ле. "Шаккаттыр, кызыксындыр, белем бир, нәтиҗәсе булырга тиеш" дигән "алтын кагыйдә"гә таянсак, аларның ярдәменнән, теләктәшлегеннән башка әлеге яңа программаны тормышка ашыру бик авыр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев