Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышкы салкында «Морозко» күңелләрне җылытты

Минзәлә театры каршында оешкан балалар студиясенең беренче спектаклен карау бәхетенә ирештем.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Шулай итеп әлеге студиянең җитәкчесе Дамир Сәмерхановка биргән вәгъдәм үтәлде. Ул төрле яшьтәге балардан артистлар әзерләп булуын раслады, ә мин алар куйган спектакльне карадым. Икенче тапкыр куелган спектакльнең тамашачысы, нигездә, балаларның әти- әниләре, әби- бабайлары иде.

Спектакль алдыннан яшь артистлар белән аралашу вакытында аларның кайсы мәктәпләрдә укуларын, нигә студиядә шөгыльләнә башлауларын белдем. Зур яшьтәгеләр (биредә 6 — 14 яшьтәге балалар йөри) райондагы башка секция, түгәрәкләрдә шөгыльләнергә дә өлгерәләр икән.

Спектакль барышында балаларның үз рольләрен уйнарга профессиональ якын килүләре сокландырды. Алар кыланмыйлар, ә рольләргә салынган эчтәлекне ачып салырга тырышалар һәм булдырдылар.

Хәтта бу «Морозко» ны гадәти артистлар уйнаса, карыйм алмаячакмын икән, дип уй килде башыма. Балаларда рухлану күбрәк. Балалар куйган спектакльне карау өчен олы кешенең күңеле түрендә балалык калырга тиештер.

Дамир Сәмерханов, балалар театраль студиясе җитәкчесе:

— Театр үзенә алмаш әзерләргә тиеш дигән фикерне алга сөреп, директорыбыз Илнур Гайниев белән студия оештырырга дигән карарга килдек.
Ул үзешчәнлек дәрәҗәсендә генә булырга тиеш түгел иде. Балалар белән безне чакырган һәр белем бирү учреждениясендә шөгыльләнә идек. Ә үзебездә барысы да җитди булырга тиеш, дигән юнәлеш алдык. Ике елда менә шушындый коллектив үсеп чыкты. Балалар теләп йөри. Авыллардан киләләр икән, артистлар үсәчәк дип шатланабыз. Алар биредә телне чарлыйлар, үзләрен кеше алдында тотарга өйрәнәләр. Киләчәктә, бәлки, татарча әсәр чыгара алырбыз. Мәсәлән, «Шүрәле» !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев