Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ленар Хәйбуллин Тукай һәм Минзәлә районы кешеләренә рәхмәтле

Күптән түгел генә гаиләбезгә әйтеп бетерә алмаслык кайгы килде. Халкыбыз юкка гына: "Карактан кала, уттан калмый", -дип әйтмәгәндер. 5 гыйнвар көнне төнге 12 тулып киткәч, каты янгын чыгып, Калмаш авылындагы өебез тулысынча янып бетте. Бу хәсрәтне күтәрүе барыбызга да бик авыр булды, бер нәрсәсез урамда калдык бит.. Янгын көнне безгә...

Күптән түгел генә гаиләбезгә әйтеп бетерә алмаслык кайгы килде. Халкыбыз юкка гына: "Карактан кала, уттан калмый", -дип әйтмәгәндер. 5 гыйнвар көнне төнге 12 тулып киткәч, каты янгын чыгып, Калмаш авылындагы өебез тулысынча янып бетте.

Бу хәсрәтне күтәрүе барыбызга да бик авыр булды, бер нәрсәсез урамда калдык бит.. Янгын көнне безгә булышырга, ярдәм итәргә барлык күршеләребез, авылдашлар, дусларыбыз, туганнарыбыз килеп-кайтып җиттеләр. Рәхмәт аларга! Шулай ук ярдәмнәреннән ташламаган Калмаш, Күзкәй, Боерган авыллары, Минзәлә шәһәре халкына, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллинага, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка, шушы хәсрәтне күтәрергә үз ярдәмнәрен кызганмаган барлык туганнарга, якын дусларга чын йөрәктән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Янгыннан соң кубесе киемнар, акча белән дә ярдәм иттеләр, янгын калдыкларын җыештыруда да булышлык иттеләр. Аеруча да олы рәхмәтләребезне Яр Чаллы шәһәренең ветеринария бүлеге инспекциясе хезмәткәре Фәнис Мифтаховка, Казан шәһәренең төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка, Күзкәй авылының "Ярыш" хуҗалыгы рәисе Расим Шәйхаттаровка, Минзәлә районының "Органик Групп Чупман" җәмгыяте җитәкчесе Линар Ахуновка, "Любослава" җәмгыяте җитәкчесе Руфия Зариповага әйтәбез. Әлеге игелекле кешеләр безгә матди ярдәм дә курсәттеләр, трактор, "КАМАЗ" машиналарын бирделәр, янгын калдыкларыннан арынырга булышлык иттеләр. Минзәлә районы хакимиятенә, төрлечә ярдәм иткән оешма җитәкчеләренә, аерым үзем эшләгән ветеринария берләшмәсе коллективына (бергә эшләгән елларны сагынып искә алачакмын, элемтә югалмаячак, мине аңлап эшләгән һәркемгә рәхмәт) баш иеп җылы сүзләремне җиткерәм.


В Мензелинском районе продолжаются кадровые перестановки

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев