Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленар Мусин «Мәскәү пирамидасы» түбәсенә менде

Минзәләдәге билъярд клубы хуҗалары ай саен бер турнир үткәрәләр.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Соңгысы «Мәскәү пирамидасы» дип аталды. Егерме ике билъярд яратучы катнашты.

Чемпион булып Ленар Мусин калды.

Александр Перушин- дүртенче, Руслан Шәйдуллин- өченче, оештыручыларның берсе- Олег Ситдыйков- икенче урынны яулады.

«Уенчылар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Уеннан канәгатьләнү алу белән беррәттән, үзеңне физик яктан формада тоту өчен дә файлы. Минзәләдә "Пирамида"ның үз составы, билъярд осталарына мәйданчык булдыра алганга без бик шат. Турнирларда катнашып, җиңү өчен күп кирәкми- безнең залга килеп, уйнап карарга кирәк. Бик тиз өйрәнәсең.Егетләрне генә түгел, хатын- кызларны да чакырабыз. Тора- бара алар турнирларда катнашырлар» — дип хәбәр итте "Минзәлә- информ"га Олег Ситдыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев