Әлфия Когогина Минзәләдә мобиль кабул итү пункты эшендә катнашты
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәләнең ике микрорайонын табигый газга тоташтыру тантаналарында катнашып чыгыш ясаганнан соң, шәһәр үзәгенә килгән үзенең мобиль кабул итү пунктында гозерләре белән килгән кешеләр белән очрашты. Район башлыгы Айдар Салахов белән алар үз йортлары янында контейнер мәйданчыгын кую проблемасын күтәргән шәһәрдәшебезгә аңлатма бирделәр.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әлфия Когогинага депутатлык эшчәнлеге чорында 1800 гә якын мөрәҗәгать кергән булган.Шуларның яртысыннан артыгы уңай хәл ителгән инде.Калганнарын хәл итү буенча эш дәвам итә.Уңай җавап алучылар арасында укытучылар да, медицина хезмәткәрләре дә бар.Яшьләр күтәргән проблемалар да уңай чишелеш таба.
Кешеләр белән очрашуларда күтәрелгән проблемалар яңа кабул ителгән законнарда чишелеш таба.Дәүләт Думасында эшләү чорында Әлфия Когогина 60 законның авторы һәм автордашы булып тора, 116 федераль законнарга төзәтмә кертүгә аның өлеше бар.
Минзәләдә депутатның мобиль кабул итү пунктында эшләгән волонтерлар дистәләгән мөрәҗәгать язып алдылар.
Депутатның мобиль төркеме бүген Тауасты Байлар авылында яшәүчеләр белән дә очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев