Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лилия Мәхмүтова Минзәлә гимназиясендә театр түгәрәген җитәкләүче Ленар Миннемуллинга рәхмәт сүзләрен җиткергән

Ленар күрше Актаныш районы Пучы авылында Исламия Мәхмүтованың спектаклен сәхнәләштергән.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Ленар Миннемуллинның Минзәлә гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге “Сәяр” балалар театр һәм кино студиясе җитәкләве һәм әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешеве турында райондашларыбыз хәбәрдар.  Әле узган ел ахырында гына ул әзерләгән балалар К.Тинчурин театры сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтеп, Татарстанның “Сәйяр” фестивалендә җиңү яулады. Сүз уңаеннан, Ленар Миннемуллинга берничә җиргә эшкә урнашу турында тәкъдимнәр дә килгән.

Ә менә Ленарның башка районнарда да авыл коллективлары белән режиссер буларак спектакльләр куюы, бәлки, күпләргә яңалык булыр.

- Мине күп җирләргә спектакль куярга чакыралар. Әле быел гына Актанышның Теләкәй, Әнәк, Пучы авыллары мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре белән спектакльләр әзерләп куйдык. Пучылар белән үзара киңәшләшеп татар театры легендасы  Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен куярга булдык. Спектакльдә 17 кеше – Пучы авылының мәдәният хезмәткәрләре, үзешәннәр катнаштылар, - диде Ленар.

Режиссер әлеге спектакльне нигә нәкъ Пучы авылында әзерләве турында да сөйләде:

- Алар мине үзләре чакыралар. Гомумән, Пучы кешеләрен һәркайсын үзенчәлекле шәхес дип атар идем. Алар, профессиональ артистлардан аермалы буларак, сәхнәдә кыланып уйнамыйлар, ә менә шул роль белән яшиләр. Үземә дә нәкъ халыкчан спектакльләр кую ошый, тамашачы да шундый спектакльләрне якын күрә, - ди ул.

Спектакльне 24 гыйнвар көнне зур аншлаг белән тамашачылар хозурына тәкъдим иткәннәр.

Иң мөһиме, әлеге спектакль турында интернетта Исламия Мәхмүтованың кызы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белеп алып, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткергән. “Ленар Миннемуллин режиссер буларак зур эш эшләгән,  автор текстына хилафлык китермичә, үзеннән өстәмәләр кертеп спектакльне баеткан.. Бу спектакльның яңадан сәхнәгә менүенә шәхсән үзем бик рәхмәтлемен, чөнки бу пьеса әниемнең якты истәлеге. Аны шулай искә төшерүләре аның рухына дога булып ирешсен иде...”, - дип язган ул.

Түбәндә әлеге хатның Ленар Миннемуллинның социаль челтәрдәге статусыннан скриншотларын тәкъдим итәбез.

Әлеге спектакльне минзәләлеләр белән дә куярга җыенмыйcызмы, дигән сорауга Ленар: “Алга таба планнар зурдан”, дип җавап кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев