Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр декадасы

Безнең районда 7351 пенсионер яши. Декада көннәрендә районда күңел ачу чаралары, ял итү кичәләре, конкурслар, спорт ярышлары узды, чәй табыннары артында ветераннарга хөрмәт күрсәтелде. Район буенча өлкәннәр декадасын үткәрүгә 1 млн 107 мең сум сарыф ителде. 185 пенсионерга 148 мең сум күләмендә акчалата, 2383 пенсионерга 788 мең сумга натураль ярдәм...

Безнең районда 7351 пенсионер яши. Декада көннәрендә районда күңел ачу чаралары, ял итү кичәләре, конкурслар, спорт ярышлары узды, чәй табыннары артында ветераннарга хөрмәт күрсәтелде.
Район буенча өлкәннәр декадасын үткәрүгә 1 млн 107 мең сум сарыф ителде. 185 пенсионерга 148 мең сум күләмендә акчалата, 2383 пенсионерга 788 мең сумга натураль ярдәм күрсәтелде. Хәйрия акцияләре кысаларында 151 пенсионерга кайбер көнкүреш хезмәтләренә, шул исәптән, чәчтараш хезмәтләренә дә, аяк киемнәрен, өс киемнәрен ремонтлауга да 6 меңгә якын акча сарыф ителде. Авылда яшәүче ике пенсионерга газ кертергә һәм өй ремонтлауга 25 мең сум күләмендә спонсорлык ярдәме күрсәтелде. Аларга Иркәнәш авыл җирлеге депутаты Равил Миңнехуҗин һәм ҖЧҖ "Заиковский" җитәкчесе Радик Фаттахов булыштылар.
Безнең районда да эшли башлаган "Игелекле телефон" республикакүләм акциясе кысаларында, социаль карауда булган 151 инвалид телефон белән тәэмин ителәчәк.
Бүгенге көндә юкка чыккан оешма-предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез шулай ук игътибарсыз калмадылар. Аларга район башлыгы имзасы белән котлау открыткалары җибәрелде. Аларның саны - 1703.
* "Әнәк" агрофирмасында Татар Мөшегесе һәм Рус Мөшегесе авылларының һәр ветеранын мул аш табыны артында сыйладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X